Әлмәт татар дәүләт драма театрының Пенза өлкәсенә гастрольләре башланды

2015 елның 27 ноябре, җомга

27 ноябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Пенза өлкәсенә гастрольләре башлана. Театр бу тарафка икенче тапкыр иҗади  сәфәргә чыга.

Гастроль маршруты өлкәнең Индирка, Югары Әләзән, Бистан (Бестянка) авылларыннан “уза”. Республикадан читтә яшәүче татарларга Әлмәт труппасы өч спектакль - балалар өчен “Елның дүрт фасылы “(Времена года”) әкиятен, өлкән тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм “Кызык кино” (“Интересное кино”) ретро-концертын тәкъдим итә.

Гастрольләр 1 декабрьдә Мордовия башкаласы Саранскта тәмамлана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International