26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ММЧ вәкилләре өчен «Татарстанда китапханәләр һәм китапханә эше» дигән матбугат конференциясе узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.
Сүз китапханәләрнең хәзерге торышы, аларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте