19-20 ноябрьдә Зәй муниципаль районында татар авыллары мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләре өчен семинар узды. Анда республиканың төрле районнарыннан 160 клуб хезмәткәрләре катнашты.
Семинарның беренче көне традицион татар мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә багышланган иде. Мәркәздән килгән белгечләр татар бәйрәмнәрен, йолаларын оештыру һәм уздыруга багышланган осталык дәресләре, уеннар үткәрделәр.
Икенче көнне семинарда катнашучылар Зәй районы авыл мәдәният йортларына чыктылар, традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү эше торышы белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте