Татар мәдәниятен сөючеләр клубының икенче утырышы була

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Татар мәдәнияте сөючеләр клубының икенче утырышы уздырыла. Беренче утырыш октябрь ахырында Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә «Татар фольклоры: жанр үзенчәлеге» дигән темага уздырылды.

Клубның икенче утырышы 26 ноябрьдә кичке сәгать биштә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татар халкының милли киеме» дигән темага үткәрелә.

Утырышта катнашучылар «Уңган халкымның оста куллары: татар халык һөнəрлəре» дигән күргәзмә белән таныша ала.

Теләүче һәркемне көтеп калабыз. Керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International