25 ноябрьдә 13.00 дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсын оештыручылар катнашында матбугат конференциясе уздырыла.
Катнашалар:
- Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;
- Миләүшә Айтуганова, «ТНВ» телерадиокомпаниясе» ачык акционер җәмгыяте генераль директоры урынбасары;
- Илсөяр Шиһапова, «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы башкарма продюсеры;
- Марсель Вагыйзов, «Татар моңы-2010» конкурсы лауреаты, җырчы һәм композитор;
- Фердинанд Сәләхов, жюри рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Халык артисты;
- Ренат Халитов, «Татарика» оркестры җитәкчесе.
Хөрмәтле журналистлар!
Аккредитация узар өчен prtatar@yandex.ru адресына гариза җибәрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте