Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия милли китапханәсе көннәре узды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе
17-19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия милли китапханәсе көннәре узды.

 Бу көннәрдә Татарстан Республикасы  Милли китапханәсендә «Татарстан: тарих сәхифәләре (Россия Милли китапханәсе фондларыннан)» дигән күргәзмә оештырылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Россия Милли китапханәсеннән революциягә кадәр нәшер ителгән, татар матбагачылыгы үсешендә гаять зур роль уйнаган «Шура» журналының цифрланган комплекты бүләк итеп тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International