«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының сайлап алу туры

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

23, 24, 25 ноябрьдә 22.00дә ТНВ телеканалында «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының  II сайлап алу туры башлана.  Быелгы конкурска 302 гариза керде. Шуларның   156сы – Россиянең төрле төбәкләреннән, 146сы – Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан.  II турга 74 конкурсант узды.  Шуларның 30ы –  Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән.  

2015 елда I тур 8 шәһәрдә –Ташкент, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Дүртөйле (Башкортостан), Казан, Алабуга, Зәйдә узды.

 «Татар моңы»ның йомгаклау концерты 29 ноябрьдә 18.00дә  «Пирамида» да була. 

 prtatar@yandex.ru

264 73 98

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International