Зур концерт залында беренче тапкыр Раштуа фестивале уздырыла

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Быелның 25 декабреннән 2016 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт зур концерт залында беренче тапкыр Раштуа фестивале уздырыла.  Татарстанның күренекле иҗат коллективлары, классик һәм джаз музыкасы йолдызлары катнашында зур программа әзерләнгән.  Фестивальне Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры һәм «Яңа музыка» камера оркестры "Фильм.Фильм.Фильм" концерты белән ача. Бу кичтә киң танылган кинофильмнардан яраткан көйләр яңгыраячак.  

Фестиваль кысаларында яшь тамашачыларга, танго һәм джаз көйләрен, рус романсын, гитара  яратучылар өчен дә бай программа каралган.

gbkz-rt.ru 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International