Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее 19–21 ноябрьдә дүртенче тапкыр сәнгать белеме буенча укулар оештыра. Бу юлы ул басма графика сәнгате мәсьәләләренә багышлана.
XIX–XXгасырда Казан Идел буе регионында рус, татар һәм башка телләрдә китап басу эшенең күренекле үзәге булып тора.
XIX гасырда биредә басма графика традицияләре ныклап урнаша башлый (әйтик, Э. Турнерелли һәм В. Туринның Казан күренешләре альбомнары киң танылу ала). Казан сәнгать мәктәбенең гравюра бүлегендә шушы вакытта ук диярлек рәссам-графиклар әзерли башлыйлар.
1920–30 еллар Казан гравюрасы һәм татар китабы – Россия сәнгатендә феномен дип бәяләнерлек күренеш.
Сәнгать белеме конференциясе белән бер үк вакытта шул ук «Хәзинә»дә «Парижда татар китабы. 1925 һәм 1931 еллар күргәзмәләрен реконструкцияләү» күргәзмәсе ачылу шулай ук мантыйкка ярашлы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте