21 һәм 22 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында SHOW US! Америка документаль кинофестивале уза.
Фестиваль кысаларында ике картина күрсәтеләчәк. Кинофорум «Америка шәфкать туташы» фильмы белән ачыла, аны тамашачыларга режиссер Кэролин Джонс тәкъдим итәчәк. Фильм хәзерге Америка тормышын үзләрен аямыйча авыруларга ярдәм итүче шәфкать туташлары карашыннан чыгып сурәтли. Бу картина кеше рухының ныклыгы һәм юмартлыгы турында төшерелгән картина буларак «Кристофер» премиясенә лаек булган.
22 ноябрьдә тамашачылар Алан Хиксның «Алга барудан туктама!» фильмын карый ала. Ахырдан фикер алышу булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте