19 ноябрьдә Казан федераль университетының Алабуга институтында VII халыкара Стахеев укулары башланды. Аны оештыручыларның берсе – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.
Россиянең кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе белән КФУның Алабуга институты арасында килешү төзү укуларның әһәмиятле вакыйгаларыннан берсе булды.
Конференция кысаларында «Шәһәр тирәлеге һәм аның үсеш нәтиҗәлелеге» дигән темага дискуссия уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте