26-28 ноябрьдә Төрекмәнстанда Мары шәһәренең төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгән елның тәмамлануы уңаеннан тантаналы чаралар уза.
ТӨРКСОЙ Даими Советының XXXIII утырышы – әлеге оешма әгъзасы булып торган илләрнең мәдәният министрлары очрашуы – программада каралган иң күренекле вакыйга булачак (26 ноябрь).
27 ноябрьдә Марының «Ак ойи» концерт залында Төрекмәнстанның Даими кагылгысызлыгына 20 ел тулу уңаеннан зур концерт күрсәтелә. 28 ноябрьдә Мары вилаятенең дәүләт драма театрында «Мары – 2015 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы ябылу уңаеннан тантаналы кичә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте