Әлмәт татар дәүләт драма театрында театр, сәнгать, әдәбият белгечләре, Татарстан Республикасы театр әһелләре катнашында «Россиядә милли театрлар үсеше тенденцияләре» семинары булып узды.
Театр белгече Павел Рудневның «Хәзерге театр ничек үзгәрә? Алымнар, инструментлар, темалар» дигән лекциясе зур кызыксыну тудырды.
Катнашучылар соңыннан әлеге тема буенча фикер алышты.
Шул ук көнне Әлмәт театры Б.Брехтның «Бистә фәрештәсе» дигән спектакле премьерасын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте