«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Парижда татар китабы» күргәзмәсе

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрьдә  9.30 да  III Халыкара басма графика  фестивале кысаларында «Парижда татар китабы» күргәзмәсе ачыла.

Анда ХХ гасыр Татарстан сынлы сәнгатенең иң күренекле феномены – 1920 – 1930 еллар татар басма китабы тарихы чагылдырыла. Бу чордагы татар басмаларында гарәп графикасының күпгасырлык традицияләре белән бергә Фаикъ Таһиров, Госман Арсланов,  Шакир Мөхәммәтҗанов, Госман Мусин, Дмитрий Красильников, Гата Йосыпов һәм башка шундый яшь буын милли рәссам-графикларының авангардлык омтылышлары үрелеп үсә.    Александра Коробкова, Николай Сокольский, Алексей Хохряков һәм башка рус рәссамнары да бу чорда татар китаплары һәм журналлары графикасы үсешенә зур өлеш кертә.

1925 һәм 1931 елда Парижда татар китаплары күргәзмәсе үткәрелә. «Хәзинә»дә уза торган хәзерге күргәзмә шуларның реконструкциясе булып тора.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International