Казанда Hi-Hat Xpres спектакле премьерасы була

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

19 һәм 20 ноябрьдә «Әкият» театрында  Hi-Hat Xpres спектакле премьерасы була. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән биючеләр катнаша. Россиядә спектакль беренче тапкыр күрсәтелә.

 Hi-Hat Xpres -  төрле илләр һәм чорлар буйлап «хай-хэт» (бәрмә тәлинкәләр) уен коралының үсеше тарихын чагылдыручы сәяхәт.

Спектакль 19 ноябрьдә16:00 дә һәм 20 ноябрьдә 12:00дә  «Әкият» балалар үзәгендә уза. Керү бушлай.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International