Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Китапханәләрнең цифрлы чорга күчүе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  10-12 ноябрьдә Мәскәүдә уздырылган  «Китапханәләрнең цифрлы чорга күчүе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.  

Китапханәдән конференциягә аның директоры Н.И. Сәфәргалиев һәм тивлопедагог М.З. Гайфуллин барды.  

Наил Сәфәргалиев «Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә инновация һәм мәгълүмати технологияләр кертү» дигән темага доклад укыды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International