«Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестиваленең йомгаклау этабы дәвам итә

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Республикада «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестиваленең йомгаклау этабы  дәвам итә.  

 Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәгендә тамашачылар һәм жюри әгъзалары 8 көн буена 10 спектакль карады. 17 ноябрьдә әлеге үзәктә соңгы спектакльне Башкортостан Республикасының Яңавыл мәдәният йорты халык театры күрсәтте. Артистлар  Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың «Без үскәндә биш кыз идек» спектаклен уйнады.

Ноябрьнең 18 еннән 23 енә кадәр «Идел йорт» фестивале Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында дәвам итәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International