19 декабрьдә «Уникс» концерт залында грузин музыкантлары төркеме «BANI» чыгыш ясый. Артистлар «Грузиям, синең турында җырлыйм» дигән программа тәкъдим итә.
«BANI» коллективы туры мәгънәсендә урамда «туган». 2012 елда Тбилисиның җир асты юлларында бер төркем яшьләр грузин фольклорының популяр әсәрләрен яңача башкара. Композитор һәм продюсер Чабуки Амиранашвили белән танышкач, артистлар «Рачули» дигән беренче клибын яздыра.
Хәзер коллективның репертуарында утыздан артык хит бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте