Талантлы музыкант, актёр, композитор Кәмал Баллан (Сүрия) Казанга кунакка килде. Өстәмә һөнәри белем бирү институтында ул кыллы уен кораллары һәм халык уен кораллары бүлекчәсе укытучыларына ике лекция укыды.
«Актёрлар йортында» театр училищесы студентлары Кәмал Балланның «Актерның чыгыш алдыннан психологик әзерлеге. Сәхнә әһеленең күңел балкышы» дигән темага лекциясен тыңлады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте