19-20 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Hi-Hat Xpres спектакле күрсәтелә. Швециянең Share Music Sweden оешмасы, Spinn бию төркеме һәм төрле музыка уен коралларында уйнаучы музыкантлар Россиядә беренче буларак чыгыш ясый.
Hi-Hat Xpres - төрле илләр һәм чорлар буйлап «хай-хэт» (бәрмә тәлинкәләр) уен коралының үсеше тарихын чагылдыручы сәяхәт.
Спектакль 19 ноябрьдә16:00 дә һәм 20 ноябрьдә 12:00дә «Әкият» балалар үзәгендә уза. Керү бушлай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте