13 ноябрьдә КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Манзара» күргәзмәләр залында Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаучыларның диплом эшләреннән төзелгән күргәзмәнең тантаналы ачылышы булды.
Анда Дизайн бүлеге Буяулы рәсем бүлекчәсе дипломантларының (2014,2015) 38 эше куелган.
Күргәзмә 12 декабрьгә кадәр эшли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте