21 ноябрьдә 16:00 дә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Көньяк Корея рәссамнары күргәзмәсе ачыла. Ул Россия белән Корея арасында дипломатия элемтәләре урнаштырылуның 25 еллыгына багышлана.
Күргәзмәдә рәссамнар Ли Енг Ран һәм Канг Янг Им эшләре күрсәтелә. Теләгән һәркем аларны түләүсез карый ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте