Чаллы «Дюймовочка»сының тагын бер җиңүе

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Чаллы дәүләт курчак театры Йошкар-Олада уздырыла торган «Оле Лукойяда кунакта» курчак театрлары фестивалендә  «Иң яхшы режиссерлык эше» һәм «Актерларның иң яхшы ансамбле өчен» дигән абруйлы ике дипломга лаек булды. Артистлар «Дюймовочка» спектаклен куйган иде. Күп кенә бәйгеләрдә бүләкләр алган бу тамашаның уңышын гади генә аңлатырга була: классик әсәрне сәхнә бизәлешендә заманча алымнар кулланып кую, режиссерның нечкә зәвыгы һәм актерларның оста уйнавы нәтиҗәсендә тылсымлы дөньяга мөкиббән китеп, онытылып карый торган гүзәл спектакль туган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International