Ноябрьнең 2 сеннән 8 енә кадәр Анатолий Шутиков исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры Корея Республикасында гастрольләрдә булды. Коллективның бу ил тамашачысы алдында өченче тапкыр чыгыш ясавы. Концерт программасы бай һәм кызыклы иде, тамашачылар артистларны алкышларга күмде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте