Камила Айтуганова һәм София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге «Яңа музыка» камера оркестры музыкаль-әдәби кичә тәкъдим итә

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә 17.00дә Заманча сәнгать галереясендә III Казан халыкара  «Җайдак» басма графика күргәзмәсе кысаларында Камила Айтуганова һәм София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге «Яңа музыка» камера оркестры катнашында  музыкаль-әдәби кичә уздырыла.

Программада хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләре, шулай ук  И.Стравинский, А.Скрябин, С.Прокофьев, А.Пярт һәм  С.Гобәйдуллина музыкасы яңгыраячак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International