Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре уздырыла

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

17-19 ноябрьдә  Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Федерациясе Милли китапханәсе көннәре уздырыла.

Россия Федерациясе Милли китапханәсе – илнең һәркемгә ачык иң «өлкән» һәм дөньядагы иң зур биш китапханәнең берсе. Аның фондында  37 млн. берәмлек, шул исәптән татар телендәге уникаль коллекция саклана.   

Проект кысаларында  «Татарстан: тарих сәхифәләре (Россия милли китапханәсе фондларыннан материаллар)» китап күргәзмәсе, Россия милли китапханәсенең электрон ресурслары белән таныштыру, китапларны һәм кулъязмаларны саклау кагыйдәләре, машина ярдәмендә каталог алып бару буенча семинар уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International