В.И.Качалов театрында "Carpe diem" пьесасы укылды

2015 елның 13 ноябре, җомга

11 ноябрьдә Качалов театрының кече сәхнәсендә "ProДвижение" заманча драматургия конкурсының икенче этабы кысаларында  шагыйрьләр Альбина Әбсәләмова һәм Алена Кәримова Сәлам Кәрәмов тәхәллүсе белән иҗат иткән "Carpe diem" пьесасын уку башлана.

Аның режиссеры – Илья Славутский. Артистлар Елена Ряшина, Ирина Вандышева, Надежда Ешкилева, Славяна Кощеева, Елена Казанская, Илья Петров, Александр Малинин, Алексей Захаров, Максим Кудряшов, Илья Скрябин  актерларның пьеса укулары рәвешендә тулы залда зур булмаган әдәби журналның бер көнен сурәтләп бирделәр.

Комедия жанрында язылган пьесада җәмгыять тормышында мәдәниятнең кирәклеге, карап торышка артык киң колачлы булмаган мәдәни проектның да кешеләрнең дөньяга карашын формалаштыруда гаять зур роль уйнавы турындагы әһәмиятле мәсьәлә күтәрелә.  Пьесаны уку гаять уңышлы узды, тамашачылар артистларны алкышладылар, ахырда пьесаның уңай яклары, җитешсезлекләре, заманча сәхнә әсәрләренең проблемалары турында фикер алышу булды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International