15 ноябрьдә Цюрихта Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры балет труппасының Европадагы гастрольләре башлана. Театрның көзге-кышкы турнесы Иске Дөньяның 9 иле – Швейцария, Германия, Австрия, Лихтенштейн, Франция, Нидерландия, Дания, Люксембург һәм Бельгия буйлап узачак. Чит ил тамашачысына рус балетының иң уңышлы үрнәкләре – П.Чайковскийның «Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик» , шулай ук С.Прокофьев музыкасына иҗат ителгән «Ромео һәм Джульетта» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте