30 декабрьгә кадәр MyBook сайтында түләүсез 100 китап

2015 елның 13 ноябре, җомга

30 декабрьгә кадәр MyBook сайтында Россиянең этномәдәни күптөрлелеге турындагы 100 китапны түләүсез укырга мөмкин. Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «MyBook» электрон китапханәсе  «Эксмо» китап нәшрияты һәм А.П.Гайдар исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе  «Россия сәхифәләре» проектын гамәлгә ашыра.

Аңа Россиянең этномәдәни төрлелеген чагылдыручы  иң яхшы 100 китап кергән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International