Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының каһарманлыгы, Ватан чикләрен саклаучы, локаль сугышларда һәм кораллы низагларда катнашкан хәрбиләрнең батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатларында; яшь буында ватанпәрвәрлек һәм ата-бабаларның каһарманлыгы белән горурлану хисләре тәрбияләү; Россиянең хәрби-сугышчан мирасын саклап калу максатларында хәрби-патриотик эчтәлектәге иң яхшы хикәя, очерк, шигырь, җырга "Бөек Җиңү каһарманнары" дигән Бөтенроссия әдәби конкурсы игълан ителде.
Конкурска кагылышлы тулырак мәгълүмат www.героивеликойпобеды.рф адресында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте