Кариев театры гастрольдән кайтты

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт театрының  «Театр – Ватанны саклаучыларга» дигән проекты дәвам иттерелә.

4 ноябрьдә  «Нигез ташлары» спектакле  Саратов өлкәсенең  71432  номерлы хәрби частендә күрсәтелде.  6 ноябрьдә артистлар Тамань ракета дивизиясендә һәм  25623 номерлы гаскәр частендә чыгыш ясады.

Спектакльне  6 мең тирәсе хәрби хезмәткәр һәм солдат карады. Коллективка хәрби частьлар командирларының рәхмәт хатлары тапшырылды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International