“Угол” иҗат лабораториясендә бәхәсле мәсьәлә буенча фикер алышу

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә 19.00дә  “Угол” иҗат лабораториясендә  “ Заманча һәм классик бию: кисешү нокталары” дигән темага ачык дискуссия уздырыла. Анда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры артистлары, шулай ук Казан һәм Мәскәү  хореографлары катнаша.  

Бу тема буенча фикер алышу идеясе Казанда беренче  contemporary dance  “Адски божественная комедия” спектакленең булачак премьерасы, шулай ук Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә  “ Евгений Панфилов балеты”  гастрольләре уңаеннан туган. “Заманча бию” нәрсә ул? Аның классик балет белән кисешү нокталары бармы? Казан тамашачысында заманча бию кызыксыну тудырырмы? Фикер алышуда шушы сораулар күтәреләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International