Чаллыда «Без уртак тамырдан» фестивале уза

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

14 ноябрьдә Чаллыда «Без уртак тамырдан» Татарстан Республикасының фин-угыр халыклары  республика иҗат фестивале  узачак.

Аның төп максаты  – Татарстан Республикасында фин-угыр халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызуга, саклап калуга ярдәм итү.

Фестиваль көннәрендә «Энергетик» мәдәният йортында Марий Эл,  Мордовия, Удмуртия республикалары этнографлары фин-угыр халыкларының җыр, бию, йола, гореф-гадәтләре үзенчәлекләренә багышланган осталык дәресләре уздырачак, кунакларга халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәдә, концертларда булу мөмкинлеге биреләчәк.  Программа бай һәм кызыклы булырга ошаган.

89178775665

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International