10 ноябрьдә Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексында театр коллективлары арасында үткәрелә торган “Идел йорт” XV төбәкара фестивальнең йомгаклау туры башлана. Тамашачылар бу кичтә фестивальнең ачылу тантанасын һәм 2014 елда Гран-при яулаган Кукмара районы Мәдәният йорты халык театры спектаклен тамаша кылачак.
Фестиваль кысаларында халык театрлары, театр коллективлары тарафыннан 17 спектакль күрсәтелер дип көтелә. Артистлар Бөгелмә, Балтач, Әлмәт, Балык Бистәсе, Баулы, Мөслим, Актаныш, Арча, Яңа Чишмә, Буа, Мамадыш, Чүпрәле, Теләче районнарыннан киләчәк.
Фестиваль ике мәйданда үткәрелә. 10-17 ноябрь көннәрендә спектакльләрне тамашачылар В.И. Ленин исемендәге мәдәният-ял итү үзәгендә, 18-23 ноябрьдә исә Сәедгалиев исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә карый ала.
Спектакльләр көндез сәгать 2 дә, кич 6 да башлана, диелә ТР Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге хәбәрендә.
«Татар-информ» МА