11 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече залында «Калеб» проекты кысаларында «1926» кичәсе узачак

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече залында «Калеб» проекты кысаларында «1926» кичәсе узачак. Оештыручылар сүзләренчә, «1926» XX һәм XXI гасыр башының уртак нокталарны барлау өчен очрашуы, бүгенге заман иҗат әһелләренең узган гасыр иҗатчылары белән диалогы булачак.  

Камал театрының Кече сәхнәсендә сез шагыйрьләр Рузәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһим, Резеда Гобәева, Эльнар Байназаров, Эльвира Һадиеваның үткәнгә кайтара торган, «1926» кичәсе өчен махсус язылган бүгенге көн шигырьләрен ишетерсез, композиторлар Эльмир Низамов, Эльмира Галимованың узган гасыр аһәңнәренә бай заманча музыкасына күмелерсез, биюче Айсылу Мирхафизхан, җырчы Илүсә Хуҗина, скрипач Динә Закированың бүгенге иҗаты белән танышырсыз. Кичәдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 3 курс студентлары Айгөл Шәкүрова, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибәкова, Эльвир Сәлимов, Ленар Юлдашев, Алмаз Борһанов та катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International