Мәскәүдә ноябрьнең 5 еннән 6 сына кадәр V Бөтендөнья ватандашлар конгрессы узды. Ул өч елга бер мәртәбә оештырыла.
Татарстаннан конгресста Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча республика координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Конгрессны Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров ачты. Ул чит илләрдәге ватандашлар белән эшләүдә Татарстанны аерып үрнәк итеп күрсәтте. Аерым алганда, Лавров Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Бөекбританиядә гомумевропа Сабантуен уздыру планлаштырылуы, Хөкүмәт комиссиясе ярдәме белән «Европа татарлары берлеге» оештырылуы, узган айда Парижда аның икенче утырышы узуы, киләсе елда Казанда алтынчы тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздырырга әзерлек баруы һәм аңа оештыру ягыннан ярдәм күрсәтеләчәге турында әйтеп китте.
Сергей Лавров, Фәрит Мөхәммәтшинга сүз тапшырганда, Татарстанның ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуда актив эш алып баручы регионнарның берсе булуын һәм моның югары бәяләнүен әйтеп китте.
Фәрит Мөхәммәтшин 7,5 миллионлык татар халкының бары 2 миллион тирәсе генә тарихи ватанда гомер кичерүе, читтә яшәүче милләттәшләрнең ата-бабалар җире белән рухи һәм мәдәни элемтәләрен югалтырга теләмәве турында әйтеп китте.
«Ватандашлар белән эшләү буенча Татарстан Республикасында тупланган эш тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектларында да файдалану турындагы мәсьәләне күтәрергә кирәк» – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Сергей Лавров Татарстан спикеры керткән тәкъдимнәрне хупларга кирәклеге турында белдерде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин конгрессның икенче өлешендә чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте