Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Байлар Сабасында яшәүчеләр дә хәзерге заман язучылары белән очраша алачак.
11-13 ноябрьдә Татарстанда “Зур китап — провинциядә очрашулар”/ “Большая книга — встречи в провинции” проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында, Татарстан башкаласында гына түгел, ә Яшел Үзән, Лаеш, Байлар Сабасында яшәүчеләр дә хәзерге заман язучылары белән очрашу мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, Татарстан китап нәшриятында һәм КФУда да очрашулар үткәрү каралган.
“Зур китап — провинциядә очрашулар” проекты федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. ТРда чараларны оештыручылар исә − ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли китапханәсе.
“Зур китап” премиясе Россия мәдәниятенә өлеш кертә, хәзерге заман Россия әдәбиятының социаль мөһимлеген арттыра торган әдәби әсәрләр язучыларны барлау һәм аларны бүләкләү максатында 2005 елда гамәлгә куелган.