Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиянең беренче лауреатлары билгеле булды

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе

2015 елның 7 ноябрендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстан Республикасының театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләре тапшырылды. Әлеге премия ике елга бер мәртәбә Татарстанның профессиональ театр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләргә бирелә.  

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова ачып җибәрде. Сәламләү сүзләрен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде һәм премия лауреатларын атады:

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы – актерлык сәнгатендәге зур казанышлары һәм озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеген җитәкләүдәге олы хезмәтләре өчен.1961 елдан башлап Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе (1989-2011 елларда), РСФСРның халык артисты (1982 ел), РСФСРның атказанган артисты (1976 ел), ТАССРның халык артисты (1973 ел), ТАССРның атказанган артисты (1968 ел.), Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967 ел), СССР дәүләт премиясе лауреаты (1985 ел).

Мәрданов Гомәр Ханнан улы – халык театры традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын оештыруга керткән зур хезмәтләре өчен.  1966-2005 елларда Әтнә халык театрының (хәзерге Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры) баш режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1968 ел).

Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы – Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт Татар драма театрын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпкырлы сәнгать эшчәнлеге өчен. 1990 елдан башлап Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005 ел.), Татарстанның халык артисты (2011 ел).

Лауреатларга 200 мең сум күләмендәге акчалата премия, мактау дипломы һәм медаль тапшырылды.  

Премияләр тапшырылганнан соң Камал театры сәхнәсендә “Гөргөри кияүләре” спектакле күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.

                                                                                           ***

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә артистлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә Казанда туа.  Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда ул Казан университетының юридик факультетына укырга керә.

1957 елның җәендә, Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы спектакльләренә фехтование күренешләре куя һәм соңгы курста университетны ташлап ГИТИСның режиссура бүлегенә укырга керә. Җитәкчесе - атаклы режиссер, педагог А.М.Лобанов.

Институтны  1961 елда тәмамлап, 3 ел рус Яшь тамашачылар театрында эшләгәннән соң, 1966 елның 12 мартыннан Камал театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

М. Х. Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында арабыздан китте. Кабере Казанның Яңа-Татар бистәсе зиратында.

М.Сәлимҗановның мактаулы исемнәре һәм казанышлары: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең академигы (2001); ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1969; Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1971 («Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Тирән тамырлар» спектакльләре өчен); РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1975; Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1979 («Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен); РСФСРның халык артисты – 1980; СССРның халык артисты — 1984; Халыклар Дуслыгы ордены – 1994; Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты — 2001.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International