3 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Әлмәт шәһәрендә яшәүче, куркыныч чир белән авыручы күп балалы ана Роза Фәтхиевага ярдәм итү өчен «Йөрәктән йөрәккә…» дип аталган хәйрия концерты була.
Әлеге махсус программада катнашу тәкъдиме белән оештыручылар танылган артистлар белән бергә, әле яңарак кына татар эстрадасы күгендә пәйда булган яшь йолдызларга да мөрәҗәгать иттеләр. Концертта Илназ Бах, «Зө-Ләй-Лә» триосы, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Альбина Апанаева, Алсу Әбелханова, Резеда Шәрәфиева, Гөлназ Сираева, Мөнир Рахмаев, Нурзадә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Илдар Әхмәтов, ИлСаф, Ильвина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Сәнифә Рангулова, Артур Шөгаепов һ.б. чыгыш ясаячак.
Концертка рәхим итегез. Башлана: 18.30.
Фәтхиевлар гаиләсе битараф булмаганнар ярдәменә өметләнә.
Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен реквизитлар: Сбербанк 639002629016317371
Телефон: 89178857859
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте