2 ноябрьдә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «Укучыларның сәнгати һәм иҗади сәләтен үстерү чарасы буларак декоратив-гамәли сәнгать» темасына фәнни-гамәли конференция узды.
Анда 16 уку йортыннан – республиканың сәнгать мәктәпләреннән 50 укытучы катнашты. 13 доклад укылды, методик эшләнмәләр күрсәтелде, осталык дәресләре уздырылды. Конференциядә декоратив-гамәли сәнгать фәнен укыту мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте