2014 елдан башлап “Театр – Ватанны саклаучыларга” дигән проект кысаларында Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” белән күп кенә хәрби частьләрдә булып, Россиянең төрле төбәкләрендә Армия сафларында хезмәт итүче якташларыбызга спектакльләр күрсәтте.
2015 елда Свердловск, Екатеринбург, Ульяновск өлкәләрендә һәм Марий Эл республикасында, Крым, Севастополь, Симферополь, Бахчисарай шәһәрләрендә булды. 30 – октябрьдә кариевлылар республиканың “Патриот” спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерлек үзәгеннән “Көзебезнең язы” (Р. Шәриф) спектакле белән яшь солдатларны армияга озатты.
Ә 4-9 ноябрьдә кариевлылар Сарытау өлкәсенә үзләре солдатлар белән очрашуга китә:
4 ноябрь – Шихан
5 ноябрь – Сарытау
6 ноябрь – Балаково
7 ноябрь – Яковлевка
8 ноябрь – Верхазовка, Татищево бистәсе
9 ноябрь – Юрүзән.
Кариевлыларның хәрбиләр белән дуслыгы алга таба да дәвам итә. 2016 елда Г. Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әстерхан, Калининград өлкәләренә гастрольләр планлаштыра.