Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында бүген «Татарстан Республикасы халыкларының республикакүләм бәйрәмнәре: оештыруда традицион нигезләрне саклап калу һәм дәүләт белән җәмгыять хезмәттәшлеге мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Утырыш барышында «Милләтне берләштерү, хәзерге заман җәмгыятендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауның үтемле механизмы буларак халыкның бәйрәм культурасы», «Республика авылларында татар халык бәйрәме Сабантуй: хәзерге торышы», «Милли бәйрәмнәрне уздырганда фән һәм җәмәгать оешмалары вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге» дигән докладлар тыңланды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстан халыклары бәйрәмнәрен уздыруның киләчәге һәм актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу булды, шулай ук аларны гамәлгә ашыруның яңа юллары билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте