«Талант һәм уңыш» мәгариф фонды 2014 елның декабрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин башлангычы буенча Россиянең күренекле фән, спорт һәм сәнгать әһелләре тарафыннан төзелде. Фондның попечительләр советын Президент үзе җитәкли. Фонд үз алдына сәнгатьтә, спортта, фәнни өлкәдә сәләтле, шулай ук техник иҗат өлкәсендә уңышлары булган балаларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклауны, аларның алга таба үсешенә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.
Мәгариф программалары өч юнәлештә гамәлгә ашырыла:
«Фән» (математика, физика, химия, биология);
«Спорт» (фигуралы шуу, хоккей);
«Сәнгать» (академик музыка (фортепиано – кыллы – тынлы – бәрмә уен кораллары), хореография (балет – классик бию), (рәсем).
Сәләтле балаларны ачыклау максатында Сочидагы Олимпия уеннары корылмаларында 2015 елның июнендә Фонд «Сириус» мәгариф үзәген ачты. Монда ай саен Россиянең барлык төбәкләреннән 10 яшьтән 17 яшькәчә 600 бала һәм яшүсмер килә. Алар белән килгән йөздән артык укытучы һәм тренер биредә үзенең квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ия. Дәресләрне күренекле укытучылар, сәнгать һәм спорт әһелләре, галимнәр уздыра. Мәгариф программасы 24 көнгә исәпләнгән. Үзәкнең программалары балаларга түләүсез уздырыла.
Төрле юнәлешләр буенча балаларны сайлап алу читтән торып бәяләү нигезендә башкарыла.
Өстәмә мәгълүмат алу һәм конкурс нигезендә сайлап алуга гариза бирү өчен Үзәк сайтының адресы түбәндәгечә: www.sochisirius.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте