Эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» иҗат фестивале

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Фестивальнең зона этаплары 25 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә узды. Сайлап алу этапларында республиканың 28 муниципаль берәмлегеннән 800 яшь һөнәр иясе катнашты.  31 октябрьдә «Пирамида»да иң яхшы дип танылган башкаручылар  фестивальнең йомгаклау концертында катнашты.  Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Иң зур бүләк  «Камаз» гавами акционер җәмгыяте коллективына тапшырылды. Җиңүче дипломы, Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк «Камаз»га китте. Өстәвенә җиңүче предприятиенең исеме Җидегән йолдызлыгындагы бер йолдызга биреләчәк. Бу «Роскосмос» сертификаты белән расланачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International