2 ноябрьдә фестиваль жюрие спектакльләрне карауны дәвам итте. Бу көнне мәртәбәле сәнгать белгечләре алдында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән дистәдән артык балалар һәм яшьүсмерләр театры һәм курчак театрлары коллективлары чыгыш ясады. Шушы ук көнне ике номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте