Мария Киселева «Төшләр иле»нә сәяхәткә чакыра

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында  өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселева казанлыларны һәм шәһәр кунакларын судагы  уникаль тамашага – «Төшләр иле»нә сәяхәткә чакыра. Өлкәннәр һәм балалар өчен әкияти, дөньяда тиңе булмаган  әлеге тамаша Спортның су төрләре сараенда узачак.  Тамашачылар Мария Киселеваның  «Су анасы һәм диңгез юлбасарлары хәзинәсе» һәм «Көзге артындагы дөнья» спектакльләрен яратып карады инде, «Төшләр иле»н оештыручылар анда яңа, акыл ирешмәслек гаҗәеп күренешләр һәм көтелмәгән куаныч бүләк итүче вакыйгалар булачак, дип вәгъдә итә. Тамаша Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән уздырыла.

www.aquamagica.ru

89274086416

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International