31 октябрьдә Бокс һәм теннис үзәгендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Анда Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстоваларыннан 27 команда катнашты.
Уен дәвамында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы командасы бердәм көч булып, оешканлык белән уйнады, яхшы әзерлек үрнәге күрсәтте, нәтиҗәдә мактаулы I урынга лаек булды. Министрлык командасына музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Нотфуллин, финанслау һәм бюджет чыгымнарын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илфат Ганиев, профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бирү бүлеге Дилия Хәйретдинова кергән иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте