30 октябрьдә Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Иделкәем»балалар-яшьләр үзешчән һәм курчак театрлары республика смотр–конкурсы ачылды.
Конкурсның рәсми ачылышыннан соң республиканың берничә районыннан балалар коллективлары үз спектакльләрен күрсәтте. 31 октябрьгә шулай ук берничә чыгыш каралган. Смотр-конкурс 2 ноябрьдә ябыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте