Ноябрьнең 5 еннән 8 енә кадәр «Мир» кинотеатрында Казанда поляк киносы көне уздырыла. Фестиваль 5 ноябрьдә 19:00 дә ачыла. Анда Польша Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Катажина Пелчинска-Налэнч һәм Мәскәүдәге Поляк мәдәнияте үзәге директоры Дариуш Клеховский катнаша.
6 ноябрьдә атаклы поляк режиссеры Кшиштоф Занусси үзенең «Инородное тело» фильмын тәкъдим итәчәк.
Казан фестивалендә барлыгы 4 фильм күрсәтеләчәк:
5 ноябрь, 19.00 - Боги, Лукаш Палковски, 2014, 120 мин.;
6 ноябрь, 20.00 – Инородное тело, Кшиштоф Занусси, 2014, 110 мин.;
7 ноябрь, 19.00 – Желание жить, Мацей Пепшица, 2013, 112 мин.;
8 ноябрь, 19.00 – Только представь, Анджей Якимовский, 2012, 105 мин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте