Россия Федерациясе Президентының «Мисыр Гарәп Республикасында очкыч һәлакәте белән бәйле рәвештә матәм игълан итү турында» Указы нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә:
2015 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасының барлык мәдәният учреждениеләрендә күңел ачу кичәләре, концертлар һәм бүтән чаралар башка көнгә күчереләчәк. Әгәр күчерү мөмкин булмаса - тамашачылар билетларын кайтарып бирә ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте